Хушбуйны (духи) ничек сибәргә?
Хушбуй тәндә озак саклансын өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.
- Хушбуйны чиста тәнгә, өйдән чыгарга 30 минут кала сибәргә кирәк. Шул вакыт эчендә аның исе тулысын-ча ачылачак. Коры тәндә иң сыйфатлы хушбуй да озак тормый. Шуңа иң элек тәнгә иссез лосьон яки крем сөртергә, 10-15 минуттан хушбуй сибенергә кирәк.
- Хушбуй исе өстән аска төшми, ә астан күтәрелә. Шуңа аны тез астына, кул бөгелгән урынга, беләзеккә, муенга, колак артына һәм чәчкә сибәләр. Пульс нокталарына сипкәндә исе яхшырак ачылачак.
- Хушбуйны киемгә сипмәгез. Беренчедән, ул таплар калдыра, икенчедән, киемдә аның исе үзгәрәчәк. Шарф, перчаткага гына бераз сибәргә ярый.
- Хушбуйны чәчкә сибәргә рөхсәт ителә. Моның өчен махсус гидропарфюм да чыгарыла, аның чәч сәламәтлегенә зыяны юк.
- Хушбуй исе тәндә озак саклансын өчен шундый ук исле лосьон яисә крем да сатып алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев