Хуҗабикәләргә «лайфхак»лар: бәрәңгене кыздырганда соңыннан гына тозлагыз
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәләргә «лайфхак»лар: бәрәңгене кыздырганда соңыннан гына тозлагыз

Һәр хуҗабикәнең кухня, аш-су белән бәйле үзе генә белгән серләре була.

  • Суыткычка куяр алдыннан күкәйләрне сыек май белән сөртсәң, алар 2-3 атнага озаграк сакланачак.
  • Имбирьне чәй калагы белән дә чистартырга була. Болай чистарту күпкә җиңелрәк.
  • Кайбер рецептлар өчен лимон согы берничә тамчы гына кирәк. Моның өчен бер лимонны кисcәгез — әрәм була. Зубочистка белән лимонны тишегез дә, аңа әкрен генә басыгыз. Аннан тишеген скотч белән каплагыз һәм лимонны суыткычка куегыз.
  • Майонез банка төбендә генә калса, юарга ашыкмагыз: аз гына уксус салыгыз, зәйтүн мае, тәмләткечләр кушыгыз — салат өчен менә дигән тәмкерткеч (заправка) килеп чыга. 
  • Бананның төпләре тоташкан урынны скотч белән чорнап куйсаң, алар 3-5 көнгә соңрак карала башлаячак.
  • Саргая башлаган яшел үләннәрне ташларга ашыкмагыз: вак итеп турап, зәйтүн мае белән бутап, боз катыра торган формаларга тутырыгыз — салат ясаганда бик җайлы булачак.
  • Искереп, кибеп киткән чипсы һәм крекерларны яңарту юлы бар — микроволновкага яки духовкага тыгып алырга кирәк.
  • Пиццаны микроволновкада түгел, ә табада җылытсаң, камырындагы май аны элеккечә тәмле итәчәк.
  • Утын юешләнсә, мунча мичен тиз генә тергезеп җибәреп булмый. Утынга бер-ике уч эре тоз сибегез. Аш тозы утынны тизрәк яндырачак. Бу киңәш учак якканда да ярдәм итә.
  • Бәрәңгене кыздырганда соңыннан гына тозлагыз.

1001 киңәш


Нет комментариев