Тузганак балы рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Тузганак балы рецепты

Тузганаклар чәчәк атты инде. Димәк, аның балын ясар вакыт җитте.

Кирәк булачак: 300-400 данә  чәчәк, 1,2 литр су, 2 лимон, 2,5 грамм шикәр комы.

Тузганак чәчәген җыябыз һәм яхшылап юабыз. Иттарткычтан лимонны чыгарабыз. Тирән савытка 1 литр 200 грамм су, иттарткычтан чыгарылган лимон һәм чәчәкләрне салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, ун минут тотабыз һәм бер тәүлек төнәтәбез. Икенче көнне шуңа 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатып алабыз. Суынгач, банкаларга салабыз.

Алина Кондратьева фотосы


Нет комментариев