Бер өлеш йомыркага ике өлеш шикәр комы алырга кирәк
Йомырка агы - 5 шт ( якынча 170-200 гр)
Шикәр комы - 340-400 гр
Йомырка агын миксер белән бераз болгатабыз. Аннан шикәр комы салып яхшылап болгатабы. Безе агып төшми, катып кала торган булырга тиеш.
Аннан пергаментка безеларны формалаштырып духовкага 1-1.5 сәгатькә минимумга куябыз.
Әзер безелар суынгач сгущёнка белән өеп менгерәбез, өстенә бераз шоколад кырдырга була.
Фото:https://pixabay.com/ru
Нет комментариев