Сыер теле белән яшелчәдән салат рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Сыер теле белән яшелчәдән салат рецепты

Салат нигездә яшелчәдән тора

Салатны һәркем өчен аерым ясарга кирәк.

Сыер телен тозлы суда пешерергә, суытырга, телемләп кисәргә.

Салат өчен калган ингредиентлар: яңа өзелгән помидор, татлы борыч, каты сыр, яшеллек, зәйтүн мае, анар соусы, тоз.

Яшелчәне саламлап турарга һәм тәлинкәгә беренче итеп салырга, аннары угычтан сыр уарга, яшеллек салырга (рукола, петрушка, базилик), 3 телем сыер итен куярга, май һәм соус, тәмләткечләр салырга.

Тәмле булсын!

ИТ


Нет комментариев