Суган утыртучыларга киңәшләр
Төрледән-төрле ни төрле

Суган утыртучыларга киңәшләр

Суганны утыртыр алдыннан аны башта әзерләү мөһим.

Суганны туфрак өлгереп, бераз җилләгәч, май башында утырталар. Иртә утырткан очракта, салкын тиергә мөмкин.

Аны гел бер урынга утыртмагыз. Суганны алдагы елны помидор, кәбестә, борчак, ташкабак үскән түтәлләргә утырту яхшы.

Утыртканчы вак суганны 5-6 көн 25 градуста җылылыкта таратып, яхшылап киптерегез.

Утыртыр алдыннан, суганны бераз тоз һәм марганцовка салынган суда 2–3 сәгать тотып алыгыз. Аннары чайкап алсагыз да яхшы. Бу аның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.


Нет комментариев