Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Сарымсакны кайчан һәм ничек утыртырга?

Аны Покраудан (14 октябрь) соң гына утыртырга ярый, диләр.

Гадәттә, сарымсакны җир туңдырырга берәр ай кала утырталар. Ноябрь башларында җир туңдыра башлый. Димәк, сарымсакны да 5 — 15 октябрь арасында утыртырга кирәк.

Сарымсак кояшлы, ачык урында яхшырак үсә. Аңа кадәр бу туфракта кыяр, кабак, ташкабак, кәбестә, помидор үскән булса, уңыш яхшырак булачак. Ә менә суган, бәрәңге, кишер, чөгендердән соң утыртырга киңәш ителми. Сарымсакны тырнакларга утыртыр алдыннан гына аерырга кирәк. Аерганнан соң, тырнакларны зарарсызландыру да мөһим. Мәсәлән, ике сәгатькә сыек алсу төстәге марганцовкага салып торырга була.
Кыш салкын килсә, сарымсак өшер, дип, күп кеше аны бик тирән утырта. Болай эшләү дөрес түгел. Яз көне сарымсакларыгыз авыр тишеләчәк, үсеше тоткарланып, башлары кечкенә булачак. Иң яхшысы 6- 7 сантиметр тирәнлек. Озак кына кар ятмый торса, сарымсак утыртылган түтәлләрне салам, пычкы чүбе, корыган яфраклар, черемә белән мүлчәләп куярга кирәк.

Сарымсак утыртканнан алып салкыннар башланганчы ким дигәндә 2-3 атна үтәргә тиеш. Мондый шартларда утыртылган сарымсак тамыр җәеп өлгерәчәк, әмма үсеп чыга алмаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев