Казан шәһәренең күппрофильле 187нче номерлы лицеенда технология фәнен укытучы Валерий Абакаевка “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Карендәшебез Валерий Иванович элеге мактаулы исемгә мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Рәисе указы нигезендә лаек булды. Аның 35 елга якын хезмәт стажы бар. Ул үз белемнәре, методик осталыгы белән бик теләп уртаклаша, фикер алыша, хәзерге заман педагогик технологияләре кулланып, укыту-тәрбия эшен тагын да камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен бирә.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев