15 августта Красноярск краендагы Комаровка авылында Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы булган. Ике гранит стела буыннар бәйләнеше һәм якташ геройларга мәңгелек рәхмәт символы булып тора.
Митингта Казачинско-Пировское округы башлыгы Сергей Ивченко мемориаль зонаны төзекләндерүгә өлеш керткән кешеләргә һәм эшмәкәрләргә рәхмәт хатлары тапшырган. Һәйкәлдән ак япманы алу хокукын сугыш ветераны Степан Филипповка һәм СВОда һәлак булган геройларның әниләре Надежда Ермолаева белән Минзирә Рәхмәтуллинага биргәннәр. Геройларны бер минут тынлык белән искә алганнар һәм чәчәкләр салганнар.
Комаровка авылыннан 95 кеше Бөек Ватан сугышы фронтларыннан әйләнеп кайтмый, СВО барышында дүрт якташлары һәлак булган.
Бу көнне Комаровкадагы чишмә янында Башыру качын да урнаштырганнар һәм аруландырганнар. Аруландыру чинын Пировскийдагы Троицкий храмы настоятеле, иерей Алексей Ахтулов уздырган. Чишмә элек-электән җирле халык тарафыннан хөрмәт ителгән, ә хәзер монда, су янында, тыныч кына Ходайга рәхмәт әйтергә, балаларга һәм оныкларга сәламәтлек сорарга, туганнарны искә алырга мөмкин. Шулай ук, бу көнне “Чабата уеннары” музыкаль чарасы һәм “Хәтер бакчасы” акциясе дә узган.
Мария Ульянова фотосы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев