Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында, чын мәгънәсендә, кайнар атмосфера хөкем сөрде.
Һәм сүз монда җәйге эсселек турында түгел. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан килгән студентлар — керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме белән якыннан таныштылар.
«Питрау» фольклор коллективы бу очрашуны гади концерт итеп кенә түгел, ә чын сәяхәткә әйләндерә алды. Мәдәният йортының иркен залында кечесеннән олысына кадәр барысы да бер түгәрәккә басты.
Безнең артистлар керәшен моңнарының серләрен ачты, халык биюләренең дәртен күрсәтте. Әйтерсең лә, телләр, илләр һәм яшь аермасы юкка чыкты: Африка, Азия һәм Европадан килгән яшьләр, авыл халкы белән беррәттән, үкчәләрен тибеп, бердәм булып биеделәр.
«Бу без моңарчы күргәннәрдән бөтенләй аерылып тора!», — дип соклануларын яшерә алмады чит ил студентлары.
Чыннан да, мәдәниятләр очрашкан урында чикләр юк. Мәләкәс авылында узган бу бәйрәм һәркемнең күңелендә якты истәлек булып калыр, дип ышанабыз», – мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Адамова.
Фотолар Мәләкәс мәдәният йортыннан
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев