Салкын су белән кыяр тозлау рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Салкын су белән кыяр тозлау рецепты

Салкын су белән кыяр тозлаганыгыз бармы? Булмаса, тозлап карагыз әле, бик тәмле була.

1,5 литрлы банканың төбенә 2-3 баш укроп, 3-4 бөртек кара борыч, 2-3 тырнак сарымсак салыгыз да, башлары киселгән кыярларны тутырыгыз. Тозлык өчен 7 стакан салкын су, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус) кирәк.

Суга тоз, шикәр комы, аш серкәсе салып болгатыгыз да банкага кыярлар өстенә салыгыз. Банкаларны “су мунчасы”на утыртып, кайнап чыккач, 12-15 минут тотыгыз. Аннары калай капкач белән каплагыз. Чиста итеп юылган банкаларны стерильләштерәсе дә юк.

Румия Вәлиуллина рецепты


Нет комментариев