Сак булыгыз: касса чегы зарарлы!
Төрледән-төрле ни төрле

Сак булыгыз: касса чегы зарарлы!

XXI гасыр афәте — яман чирне булдырмый калуга ярдәм итәрдәй, фән нигезендә расланган киңәшләрне беләсезме?

А бисфенолы дигән зарарлы матдә бар.  Ул нәкъ менә кибетләр­дә безгә кассирлар сугып бирә торган касса чекларында да (кәгазендә) бик күп икән.   Шуңа күрә, әйтик, Кытайда кассирларга пирчәткә киеп эшләргә киңәш итә башлаганнар. Ә инде безгә — сатып алучыларга галимнәр чекка ничек тә азрак тотынырга һәм аны тотканнан соң кулны юарга киңәш итә.

Бу матдә кешенең баш миенә һәм репродуктив системасына тискәре йогынты ясый. Онкологик авырулар - простата,  яман шеш авыруларын да китереп чыгарырга мөмкин.

Бисфенол  аутизм, диабет, симерү һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары да барлыкка килүгә дә сәбәпче була ала диләр. 

Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев