Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Помидорлы салатлар

Помидордан кышкылыкка ике төрле салат рецепты.

Алмалы помидор салаты ясау өчен түбәндәгеләр кирәк: 600 грамм помидор, 2 алма, 2 бүлемтек сарымсак, 1 лавр яфрагы, 1 зонт укроп, 4 бөртек хуш исле борыч, 20 грамм тоз, 40 грамм шикәр комы, 1 аш калагы уксус (9 процентлы), 500 грамм су.

Стерильләштерелгән банка төбенә борыч, укроп салабыз. Башта —кисәкләргә туралган алма, аннан помидор тутырабыз. Өстенә кайнап торган су коеп, банка өстен ябып, 20 минут тотабыз. Суны кәстрүлгә сөзеп, тагын кайнатып чыгарабыз, тоз, шимкәр комы, уксус салып, бер минут кайнатабыз һәм банкадагы помидорлар өстенә салып, калай капкач белән ныгытып каплап куябыз. 

* * *
Суганлы помидор салаты өчен 5 кило помидор, 0,5 кило башлы суган, 2 данә лавр яфрагы, 10 бөртек кара борыч, 0,5 литр су, 0,5 аш калагы тоз, 1 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы уксус (9 процентлы) алына. 

Cуганны ярым боҗра итеп турыйбыз. Банкага суган белән помидорны (чәнечке белән тишкәләп) чиратлаштырып салабыз. Гөжләп торган кайнар су салгач, банкага капкач каплап, 5 минут тотабыз. Помидорлы банкадагы суны кәстрүлгә сөзәбез, тоз, шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. Банкадагы помидорлар өстенә бөртекле кара борыч, лавр яфрагы, уксус салабыз. Кайнап торган маринадны коеп, калай капкач белән ябабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев