Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Пекин кәбестәсен үстерү буенча киңәшләр

Төп сере — сыйфатлы гибрид сортын сайлап алу. Теләсә нинди шартларда мул уңыш бирәчәк ул.

Иң яхшысы — теплица 
Пекин кәбестәсен теплицада үстерүнең бернинди дә кыенлыгы юк. Әмма кәлшәдән үстерү уңайлырак. «Монако» дигән сортын үстереп карый аласыз. Орлыкларын гадәттә савытка 20 апрель тирәсендә чәчәргә. Кәлшәләр әзер булгач, помидор үсентеләре янәшәсенә, түтәл кырыйларына утыртырга була.

Теплица туфрагы черемәле булса, кәбестәне тукландырып мәшәкатьләнмәсәң дә була. Биредә аңа бернинди корткычлар да янамый: шуңа күрә химик яки биологик препаратлар белән эшкәртергә кирәкми. Бары тик мул итеп су сипсәң, шул җитә. Теплицада кәбестә, яфракларын корткычлар тишкәләмәгәнлектән, бик чиста һәм эре күчәнле булып үсә. 

Яшелчә үстерүнең төп кагыйдәләре 
Пекин кәбестәсе 1,5–2 айда өлгерә. Әмма, редис кебек, көннәрнең кыскарак булуын ярата. Шуңа күрә аны йә иртә язда, яисә көзгә таба утыртырга кирәк. 

Яктылык, дым һәм салкынчарак һава ярата. 

Тиз үсүе һәм тамырларының бик нечкә, вак булуы сәбәпле, азот, калий белән тукландырсаң әйбәт. Яшелчә, тукландырганда, тагын да тизрәк һәм яхшырак үсә. 

Даими урынга утыртканнан соң 2 атна узгач сыер тизәге төнәтмәсе (1:10 нисбәтендә), тавык тизәге төнәтмәсе (1:20) яки үлән төнәтмәсе (1:9) белән тукландырырга мөмкин.

Күчән төргәндә, калийлы ашлама кертергә кирәк. Кәбестә авырмый диярлек, чөнки тиз үскәнлектән, чир йоктырырга өлгерми. Ә менә корткычлар: бигрәк тә лайлачлар һәм бөрчәләр зыян салырга мөмкин. Әмма инде әйткәнемчә, теплицада аларга берни янамый.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев