Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

«Медовик» торты (рецепт)

Әлеге тортны һәркем үзенчә пешерә, бизи һәм ашый. Иртәгә менә бу рецепт буенча пешереп карагыз әле.

Кирәк булачак: 4 аш калагы бал, 4 күкәй, 1 стакан шикәр комы,1 пачка маргарин, сода, 6 стакан он.

Бал, күкәй, шикәр комын бергә кушып яхшылап туглыйбыз. 1 пачка маргаринны эретәбез. Маргарин эреп бетүгә камырга 1 чәй калагы сода салып бутыйбыз да май өстенә төшерәбез. Аннан соң он кушып бутыйбыз һәм камырны 1,5-2 сәгатькә ял итәргә куябыз.

Шул арада крем ясыйбыз. Моның өчен 1 литр сөтне кайнатырга куябыз. Икенче савытта 0,5 литр сөткә 1 стакан шикәр комы, 1 күкәй, 2 сыңар уч он салып салкын килеш бутыйбыз. Аннан кайнап чыккан сөткә җайлап кына болгата-болгата салабыз һәм уттан алып суытырга куябыз.

Камырны түгәрәк җәеп «коржик»лар ясыйбыз, духовкада пешерәбез.

Соңыннан, тортны өеп, бизәсе генә кала. Мул итеп буялган крем яхшылап сеңсен өчен 10-12 сәгать кирәк. Өстен үзегез теләгәнчә бизи аласыз.

Казаннан Лариса Николаева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев