Кызыл бәрхет торты рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Кызыл бәрхет торты рецепты

Бу ризыкның пешкәнен зубачистка кадап карап тикшереп була

Кирәк булачак:
-400 гр. он
-350 гр. шикәр комы
-10 гр. разрыхлитель
-1 чәй кашыгы сода
-1 аш кашыгы какао
-4 шт йомырка
-350 гр. кефир
-200 гр. үсемлек мае
-1 чәй калагы краситель
Эш барышы:
Иң башта духовканы кабызып куябыз(170-180 градус). Аннан коры ингредиентларны бөтенесен бергә кушып болгатабыз. Әлеге катнашмага йомырка, кефир һәм үсемлек мае салып, яхшылап күпертәбез. Табага салып, 30-40 минутка духовкага озатабыз. Пешкәнен зубачистка кадап тикшереп карыйбыз.
Крем: творожный сыр, 20%лы каймак һәм шикәр комы өстәп әйбәтләп болгатабыз (барлык ингредиентларны тәменчә кушырга). Бизәвен үз фантазиягезгә таянып эшли аласыз.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев