Кышкы киңәшләр
Кышын организмга витаминнар җитми, шуңа да ботка, чикләвек, җиләк-җимеш, сөт ризыкларына өстенлек бирегез.
Кыш көне сөртү өчен кремны һәм гигиеник помаданы белеп сайлагыз. Составында глицерин һәм вазелин булса (составтагы матдәләр санап кителгән исемлектә беренче яки икенче булып язылган очракта бигрәк тә), сатып алмагыз. Бу матдәләр бит тиресенең, иреннәрнең өшүен тизләтә.
Саклагыч крем сөртсәгез дә, кышкы урамда салкын җил иссә, битегезне шарф белән капларга тырышыгыз. Өйгә кайткач, биттәге кремны җылы су белән юып төшерергә онытмагыз.
Өегездә коры һава булса, организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгы кими. Форточкаларны ачып, бүлмәне әледән-әле җилләтсәгез, өегездәге һава вируслар һәм бактерияләрдән дә чистарыныр. Кышын өй һавасын өстәмә дымландыру да файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев