Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кычыткан ашы пешерәбез

Койма буйларында кычыткан чыга башлады инде. Ул витаминнарга бик бай. Шуңа күрә, яшь кычыткан ашы пешереп ашасагыз начар булмас.

Кирәк булачак: аш шулпасы, яшь кычыткан, 1 кишер, 1 баш суган,2-3 бәрәңге, 2 күкәй, каймак.

Кычыткан яфракларын юып, 2-3 минутка кайнап торган суга салып алабыз да өстенә салкын су коябыз. Суы саркыгач, кычытканны вак итеп турыйбыз. Шул арада суган, кишерне табада үсемлек мае белән кыздырабыз. Шулпада башта бәрәңгене пешерәбез. Аннан соң кыздырылган кишер белән суган, алар пешеп чыккач, кычытканны салабыз. Пешеп җитәрәк, аерым савытка 2 күкәйне ватып, туглыйбыз һәм шулпага болгата-болгата өстибез.1-2 минут чамасы кайнагач, сүндерәбез. Теләсәгез, тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин. Табынга куйганда каймак салып бирәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев