Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Күкәй кабыгының үсемлекләргә файдасы күп

Шуңа аның файдасы турында белеп тору зыян итмәс.

Бәрәңгене сукыр тычканнан саклау өчен, утыртканда, чокырына күкәй кабыгын (эре кисәкләргә таркатып) салып калдыралар.

Кәбестә түтәленә сипкәндә, лайлачлар юкка чыгачак.

Күкәй кабыгын карбыз, кавын, баклажан, борыч һәм чөгендер дә ярата. Аларның үсүе өчен микроэлементлар бик күп кирәк. Бу яшелчәләрне утыртканда, кабыкны, ваклап, чокырына сибәләр.

Туфракта кальций җитмәсә, помидор (үсентесе түгел, яшелчә үзе) төбеннән чери башлый. Аннан котылу өчен үсенте төбенә күкәй кабыгын ваклап сибәргә кирәк. Бераздан чир чигенәчәк.

Чәчәк кәбестә дә күкәй кабыгын ярата. Шуңа күрә, утыртканда, чокырына, кальций, ягъни күкәй кабыгы салып калдырырга кирәк.

Тәрәзә төбендәге үсентеләрдә «караяк» чире (сабакның түбәнге өлеше карала) булмасын өчен туфрак өстенә күкәй кабыгын ваклап сибү файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев