Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Корицаның нәрсәдән файдалы булуын беләсезме?

Ул холестеринны, шикәрне төшерә; артрит вакытында булыша; циститтан дәвалый; баштагы кан тамырларын чистарта; иммунитетны ныгыта.

Холестериннан дәвалану ысулы:

2 стакан җылымса суга 2 аш калагы бал кушарга кирәк. Аңа 3 чәй калагы корица салып эчәргә. Мондый катнашма холестерин күләмен төшерә. Көнгә 3 тапкыр бүлеп эчәргә киңәш ителә.

Корица шикәрне төшерә:

1 стакан кефирга бер чәй кашыгы корица кушып эчәргә. Әлегечә дәвалану 2 атна дәвам итә. Иртәнге ашауга ярты сәгать кала кабул итәргә кирәк.

Артрит булганда:

1 стакан җылымса суга 2 чәй калагы бал салырга, 1/2 чәй калагы корица кушып болгатырга. Иртән һәм кич эчәргә киңәш ителә. Регуляр рәвештә куллану хәтта хроник артритны дә дәвалый.

Циститтан:

1 стакан җылымса суга 2 аш кашыгы корица кушарга, 1 чәй калагы бал болгатып эчәргә. Мондый катнашма сидек куыгындагы инфекцияләрне бетерә.

Баштагы кан тамырларын чистарта, иммунитетны күтәрә:

Эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерер. Болай эшләгәндә, баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта, ди белгечләр.

СӘЛӘМӘТ БУЛЫГЫЗ!!! ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЕРГӘ ОНЫТМАГЫЗ!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев