Бик тәмле һәм җайлы рецепт.
Кирәк булачак: 800 грамм кишер, 2 чәй калак тоз, 4 чәй калагы кишер өчен тәмләткеч, 100 грамм үсемлек мае, 1,5 аш калагы уксус.
Кишерне кырып тоз салып 30 мин калдырырга. Суын сыгып түгәргә. Тәмләткеч, май белән уксусны кайнатып салырга, яхшылап болгатырга һәм 2 сәгатькә суыткычка куярга.
Салатларга кушып, яки үзен аерым да ашарга була.
Нет комментариев