Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Василиса Косякова - сабырлык һәм хезмәт үрнәге

Кеше язмышы – ул китап кебек. Аның битләрендә шатлыклы вакыйгалар, ә кайвакыт – йөрәкне телгәләрлек авыр югалтулар да була.

Авылдашым, хезмәттәшем, тормышның төрле сынауларын лаеклы үткән Василиса Косякова — сабыр холыклы, һәр көненнән ямь табып яши.

Василиса Гавриловна 1946 елның сентябрендә, сугыштан соңгы авыр елларда Хуҗа Хәсән авылында дөньяга килә. Әтисе сугыш ветераны, әнисе колхозчы. Гаиләдә ике кыз, тик әти назын тоеп үсәргә насыйп булмый аңа. Мәктәпне тәмамлагач, кыз Чабаксарга юл тота. Башта интернат мәктәптә эшли, чөнки анда торак урын бирелә. «Чуваш Кабель» заводында станок артында эшләгән елларын ул бүген дә горурлык белән искә ала.

Тырышлыгы, җаваплылыгы белән тиз арада коллективның яраткан хезмәткәренә әйләнә, күпсанлы мактау грамоталарына лаек була. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып, белемен дә арттыра. 4 ел сизелми үтеп тә китә. 1970 елда ул туган авылына кайтып Георгий исемле егет белән гаилә кора. Ире — югары белемле ветеринар табибы, Зур Подберезье авылында ветеринария участогында эшли. Василиса сельсоветка кассир булып эшкә урнаша. Мәхәббәт җимешләре булып ике кызлары — Лариса белән Марина туа.

Ләкин язмыш аңа зур сынавын бирә: 1976 елның буранлы кышында ире фаҗигале рәвештә һәлак була. Георгий җигүле ат белән кайтырга тиеш була. Тик юл юк, күз ачмаслык буран. Георгийның үле гәүдәсе генә табыла. Бу югалтуны күтәрү бик авыр булса да, Василиса түти бирешми. Хуҗа Хәсәнгә кайтып, гомеренең күп өлешен — 1977 елдан 2011 елга кадәр Киров исемендәге колхозда кассир булып эшли. «Отпуск ялын да алмадым», — дип, искә алды Василиса ул елларны. Хезмәт сөючәнлеге һәм колхозда чөгендер үстереп, зур уңыш алганы өчен ул авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, ә гомуми эш стажы 50 елдан артып китә.

Тормыш дәвам итә: 1983 елда Петр Косяков белән кавышып, алар тагын ике бала — бер ул һәм кыз үстерәләр. Әмма язмышның язганына каршы торып булмый, бу ире дә, дүрт ел элек олы кызы Лариса да вакытсыз арабыздан китте.

Бу хәсрәтләрне Василиса авыр кичерә, тик яшәргә, эшләргә көч таба. Ул бүген дә актив: ветераннар советында, клуб чараларында катнаша, «Өченче яшь университеты» проекты буенча оештырылган укуларга йөри. Василиса түти — бәхетле әни һәм әби. Балалары югары белемле, яраткан хезмәтләрен башкаралар, ике кызы гаиләле. Рената — Мәскәүдә, Марина Канашта яшиләр. Улы Василий әлегә өйләнмәгән. Җәйләрен бакчасындагы гөлләр арасында, дүрт оныгы белән мәш килеп йөрүе аның өчен иң зур шатлык. Күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Василиса Гавриловна — авылыбызның ихтирамга лаек шәхесе.

 Ольга Боярина,

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы

Фото: О. Бояринадан.


Нет комментариев