Хәбәрләр

Күренекле артист Анатолий Богатыревны искә алу кичәсе булды

Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында узган җылы очрашуда күренекле артист Анатолий Степановчины истәлегенә «түгәрәк өстәл» узган.

Быел Түбән Кама үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан шәһәрдә ел дәвамында бик күп төрле очрашулар, бәйгеләр, күргәзмәләр уза. Бу чараларның күбесе беренче төзүчеләргә, Түбән Кама ветераннарына һәм шәһәр тарихына багышлана.

Төзүчеләр белән беррәттән, шәһәр үсешендә башка профессия кешеләренең дә роле бик зур. Беренче төзүчеләр шәһәрнең биналарын, урамнарын, заводларны барлыкка китерсә, ә менә культура өлкәсендә хезмәт куючылар рухи дөньясын, мәдәни тормышын һәм традицияләрен тудырган. Шушы көннәрдә узган «түгәрәк өстәл» темасы дә нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе, Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатыревка багышланган. Чара барышында  Анатолий Степановичның дуслары, хезмәттәшләренең матур, җылы истәлекләре белән танышып, аның иҗат юлын искә төшергәннәр.

Анатолий Степанович Богатырев 1942 елның 12 апрелендә Татарстанның Алабуга районы Атиаз авылында Степан Кондратьевич һәм Евдокия Ефимовна гаиләсендә туа. Гаиләдә алар 8 бала була. Аларның гаиләсе бик дус һәм тырыш булулары белән аерылып тора. Балалар кече яшьтән эшкә өйрәнеп үсәләр. Мәктәпне тәмамлагач һәр кайсы үзенең күңеленә якын һөнәрне сайлый. Анатолий Степанович Алабуга культура-агарту училищесын сайлап, 1959 елда аны тәмамлаганнан соң, Минзәлә драма теартына эшкә урнаша һәм 30 ел гомерен шушы теарга багышлый.

Түгәрәк өстәл артында аралашу
Түгәрәк өстәл артында аралашу

Бу кичәгә аның дуслары, танышлары да килгән: Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары, Рөстәм Валиахметович, Резида Фатыховна. Алар Анатолий Степанович белән бәйле истәлекләрен сөйләгәннәр.

«Түгәрәк өстәл» артында рәсми чыгышлар булмаган. Һәркем аның турында үз истәлекләре белән уртаклашкан.

Анатолий Степанович талантлы театрал, җитәкче генә түгел, ул – керәшеннәрнең лаеклы улы да. Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятен оештыру буенча эш башланып киткәч тә, ул беренчеләр рәтендә була. Тамашачыга керәшен җырларын, үзенчәлекле бию-такмакларын, уен-йолаларын таныта. Әлеге истәлекләр турында Виктор Шадрин сөйләп узган.

Анатолий Богатырев — татар театр тарихында тирән эз калдырган, талантлы иҗади шәхесләрнең берсе, һәм ул татар театры тарихында гына түгел, халкыбыз күңелендә дә иң мактаулы урыннарның берсен били. 1979елда Анатолий Степанович Богатыревка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. Аяусыз үлем аны 2002 елның 15 нче августында безнең арадан алып китте. 

Фотолар: «Кряшены Нижнекамска» төркеменнән.

 


Нет комментариев