Хәбәрләр

Юлия Әхмәтҗанова керәшен костюмы коллекциясе белән Гран-прига лаек булды

4-6 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия «Россия халыкларының традицион костюмы» фестивале узды.

Беренче тапкыр оештырылган бу чарада Татарстан башкаласы илнең төрле төбәкләреннән килгән осталар, дизайнерлар һәм иҗат коллективлары өчен чын мәдәни үзәккә әверелде. Керәшеннәрнең традицион костюмы коллекциясе «Этнографик костюм» номинациясендә Гран-прига лаек булды. 

Мәдәни вакыйганы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт Россия халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештырды.

Фестивальдә Россиянең 25тән артык төбәгеннән — үзәк өлкәләрдән һәм Идел буеннан алып Урал, Себер һәм Алтайга кадәр осталар, дизайнерлар, иҗади коллективлар катнашты. Гаризалар саны буенча Татарстан Республикасы (17 коллекция), Башкортостан Республикасы (9) һәм Удмуртия Республикасы (7) лидер булдылар.

Фестивальнең максаты — Россия халыклары костюмының традицияләрен саклау һәм үстерү, талантлы осталарга һәм иҗат коллективларына ярдәм итү, катнашучыларның һөнәри осталыгын арттыру.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова традицион костюм темасының бүген ни өчен актуаль булуы турында сөйләде.

— «Россия халыкларының традицион костюмы» фестивале традицион костюмга багышлана. Бу тема бүген аеруча актуаль, чөнки без XX гасырда, урбанизация һәм глобальләшү чорында, традицион костюмның үзидентификация теле, үз-үзең белән башлангыч танышу теле буларак югалганын яхшы аңлыйбыз. Ягъни, син теге яки бу аудиториягә кергәндә, синең костюмың, кагыйдә буларак, шунда ук кайсы территориядән булуыңны, кайсы халык вәкиле булуыңны, нинди сословиегә каравыңны, социаль статусың нинди булуны — кияүдәме, юкмы икәнең турында башлангыч мәгълүматны трансляцияләде. Һәм, әлбәттә, халык күпләп шәһәргә күчкәч, бу костюм теле күбесенчә югалган. Безгә бу фестивальдә катнашу өчен 420 дән артык вәкил килде. Һәм аларның өчтән береннән артыгы — әлбәттә, чөнки без кабул итү мәйданчыгы — Татарстан Республикасы коллективлары», — дип искәртте Ирада Әюпова.

Фестиваль кысаларында традицион халык костюмы конкурсы оештырылды. Катнашучылар биш номинация буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр: тарихи реконструкциядән алып милли мотивларның заманча интерпретациясенә кадәр.

4-5 сентябрьдә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәге сәхнәсендә конкурс күрсәтүләре узды. 5 сентябрьдә Үзенчәлекле осталык үзәгендә (ЦУМ) өч күргәзмә эшләде: «Россия халыкларының традицион костюмы», «Традицион костюмдагы курчак» һәм «Костюм аксессуарлары».

Фестивальнең финалы 6 сентябрьдә Казан Кремле ишегалдында узды. Этник костюмнар буенча белгеч, дизайнер Юлия Әхмәтҗанова керәшеннәрнең традицион костюмы коллекциясе белән «Этнографик костюм» номинациясендә Гран-прига лаек булды. Коллекция составында Мишә бу керәшеннәренә хас өч яшь кыз, бер ир-ат, бер яшь килен һәм бер хатын-кыз киеме костюмы тәкъдим ителде.

Керәшеннәрнең традицион костюмы коллекциясе
Керәшеннәрнең традицион костюмы коллекциясе

Фотолар Юлия Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев