Хәбәрләр

Тренер Григорий Абрамов: «Көрәшеп көненә 4әр тәкә алган булды»

Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан танылган көрәшче Григорий Абрамов көрәше белән бәйле хатирәләрен сөйләде.

Григорий Абрамов — 50 елга якын стажы булган көрәшче. Тренер буларак бик күп тапкырлар батыр калган көрәшчеләр тәрбияләгән.

— Армиягә кадәр, авыл Сабантуенда өченче урынны алып көрәшеп киттем. Германиядә 2 ел хезмәт итеп кайткач, Казаннга, баян класына укырга кердем. Шунда көрәш секциясенә йөри башладым. Чын-чынлап көрәш белнә 20 яшьтә шөгыльләнә башладым. 67 яшь булса да, көрәшне калдырганыма әле 10 ел юктыр. Ветераннар арасында көрәшен, аларны оттым. Ике тапкыр Россиядә җиңдем, күп тапкырлар Татарстанда җиңдем, Муса Җәлил истәлегенә оештырган турнирларда призер булдым. Көрәшеп, көнгә 4әр тәкә алган чаклар бар иде, бер авылдан икенче авылга йөреп. Барлыгы 112 тәкә алдым, холодильник 50 булгандыр, пылесослар 100дән артык, мотоцикллар. Минем көрәшчеләрем хәзер дә көрәшә. Айнур Нургалиев Дөнья чемпионында икенче урынны алды, Ильназ Хәбибуллин Татариядә ике тапкыр икенче урында калды. Оныкларымның бәләкәйләре дә көрәштә беренче адымнарын ясыйлар. Көрәше инде ул яшәү рәвеше кебек, — дип сөйләде Спорт мастеры Григорий Сергеевич.

Григорий Абрамовның өендә көрәштә алган медальләрдән торган почмак бар
Григорий Абрамовның өендә көрәштә алган медальләрдән торган почмак бар

Алина Кондратьева фотолары


Нет комментариев