Хәбәрләр

Балалар өчен атнакөн мәктәбе эшли башлады

7-17 яшькәчә балалар атнага бер тапкыр керәшеннәрнең мәдәниятең, йола-гадәтләрен, фольклорын һәм җыру-биюләрен өйрәнәчәк.

Татарстан халыклары ассамблеясы канаты астында эшләүче күпмилләте Атнакөн мәктәбененең керәшен бүлегенә балалар кабул ителә. Балаларга керәшеннәрнең мәдәниятең, йола-гадәтләрен, фольклорын һәм җыру-биюләрен өйрәтәчәкләр. Яшьтәшләр белән аралашу, актив уеннар һәм яңа дуслар табу өчен бер дигән.

Беренче дәрестә узган атнада, 17 сентябрьдә узды. Анда балалар әти-әниләре белән бергә кереш дәрес тыңладылар, соңыннан балалар өчен Җырчы Җәкәү йорты буйлап мавыктыргыч экскурсия уздырдылар. 

Дәресләр атнага бер тапкыр – пәнҗешәмбе (четверг) 17:00 сәгатьтә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә була. Дәресләр  — тулысынча бушлай! 

Белешмәләр өчен телефон номеры: 8 905 317 28 98. 

Фото: Ангелина Мухина

 


Нет комментариев