Федотовка Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы. Әлеге авылның кызыклы атамалары, аларның тарихына күз салыйк.
Әчелек тавы. Иске Куак ягыннан авылга кергәндә сул якта тау кала. Бу тау итәгендә куе итеп әчкелтем тәмле үлән үскән. Бу үләнне сыерлар бик яратып ашаган. Шуннан бу тау итәгенә һәм шунда үскән урман өлешенә Әчелек атамасы калган.
Колмаксар. 1925-1930 нчы елларда авылдан унлап гаилә аерылып төньякка таба күчеп киткәннәр һәм үзләренә кечкенә генә посёлок булып урнашканнар. Әлбәттә, яңа посёлокка исем кирәк булган. Ул тирәдә колмак котырып үсә торган булган. Бу атама шуннан килеп чыккан. Ул посёлок хәзер юк инде. Аның истәлеге булып, Колмаксар атамасы һәм кабер ташлары калган.
Безнең авыл чишмәләргә бик бай: Иваш чишмәсе, Мәктәп чишмәсе, Тәреле чишмә, Мамин чишмәсе (Мамин тавында), Карпый чишмәсе, Бояр чишмәсе.
Иваш чишмәсе. Авыл уртасындагы Чиркәү тавы буенда Иваш чишмәсе ага. Элек шушы урыннарда Иван исемле кеше утырган. Ул картаеп үлеп, бу чишмә аның исемен алган.
Карпый тавындагы Карпый чишмәсе.
Әнием ягыннан Илья бабамның атасының атасы сазлык урынына канау ясап, эшләп, өй салган. Өй кырыенда чишмә агып торган. Бу кимендә 200 ел элек булган. Карпов бабай бу чишмәне карап, чистартып торган һәм шуннан бирле бу чишмәнең исеме — Карпый чишмәсе.
Тәреле чишмәсе (Изге чишмә). Тәреле чишмә суы бик матур җирдә тау астыннан бәреп чыккан. Элек аның яныннан Иске Куак базарына олы юл булган. Ул юлдан безнең әбиләр, бабайлар базарга йөргәннәр. Спиридоновка, Куак чиркәвенә кәбен койдырырга һәм бала чукындырырга йөргәннәр. Бу чишмә буенда зур, дүрт кырлы таш булган. Шушы ташның нәкъ уртасында, уеп ясалган урында, тәре куелган булган һәм акча салыр өчен урыны булган. Аны безнең авылга беренче килеп утыручы Федот бабай һәм поп җайлаган булганнар. Моннан узучы һәр юлаучы шушы чишмәнең суын эчеп, юынып, тәрегә карап чукынып, теләкләрен әйтеп, акча сала торган урынга хәленчә акча салып китә торган булганнар.
Аналык елгасы. Колмаксардан агып килә торган елга, Куак суының кушылдыгы Аналык дип атала. Борынгы әби-бабайларыбыз чит баланы ашатып эчертеп, карап-тәрбияләп үстергән ир-атны аталык, хатын-кызны аналык дип йөрткәннәр. Бу очракта исә аналык безне ашатучы-эчертүче, ягъни туендыручы елга дигән мәгънәне белдергән. Элек монда балык шулкадәр күп булган, хәтта кешеләр куллары белән чумып, итәк тутырып, ала торган булганнар.
Дегет елгасы. Авылыбызның төньяк-көнбатышында Дегет елгасы дигән чокыр бар. Бу елганың исеме шушы урында дегет чыгу белән бәйле. Элекке нефтьне дегет дип атаганнар. Аны арба тәгәрмәчләре майлау өчен кулланганнар.
Корманлы елгасы.Күрше чуаш авылы Кузьминовка (Күҗминкә) белән ике арадагы елга Корманлы дип атала. Бу елга исеме корбанлы сүзеннән алынган булуы мөмкин дигән фараз бар.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев