Саклап куегыз.
Уалып торучан тортны кайнар суга тыгып алынган пычак белән кисәргә кирәк.
Каты сыр озаграк саклансын өчен киселгән урынына атланмай сөртегез.
Елга балыгының исен бетерү өчен әзерләр алдыннан берничә кат тозлы суда чайкагыз.
Суган белән бәрәңгене бергә сакламагыз. Суган янында бәрәңге бик тиз чери башлый.
Ярма, макарон, он кортламасын өчен, арасына берничә лавр яфрагы салып куегыз.
Кәтлит тәмле һәм сусыл булсын өчен, фаршка вак итеп туралган суганның яртысын кыздырып кушарга кирәк.
Идән себеркесе тиз тузмасын өчен, куллана башлаганчы, берничә минутка тоз кушылган кайнар суга салып торырга кирәк.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев