Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кавынның кабыгы да файдалы

Ул организм тарафыннан бик яхшы үзләштерелә, канны чистарта, бөер һәм бәвел куыгындагы ташларны чыгара, матдәләр алмашын һәм ашкайнатуны яхшырта, бик көчле бәвел куу чарасы булып тора.

Шунысы мәгълүм: кавын баш авыртуны яхшы баса, аксакаллар кавын кабыгын маңгайга һәм чигәләргә куеп тора. Моның файдасын анальгинга караганда күбрәк булуын билгеләп үтәләр.

Әгәр ашыкмыйча 200 грамм кавын ашасагыз, баш авыртуы бетәр.
Кавын кабыгын зур булмаган җәрәхәтләр, яраларга да куеп торыгыз. Болай эшләгәндә алар тизрәк төзәлер.

Кавын ябыгырга һәм тәнне азык калдыкларыннан чистартырга ярдәм итәчәк. Моның өчен бер атна дәвамында бер тәү­лек­кә 2 килограмм кавынны 5-7 тапкырга бүлеп ашау җитә. Әлеге махсус тук­лануның үзенчәлеге шунда: гадәткә кергән туклану күләменнән баш тартырга кирәкми. Кавынны тукланганнан соң, 2-3 сәгать узгач ашарга һәм кавын кабыкларыннан сыгыл­ган 0,5 стакан сут эчәргә кирәк. Файдалы матдәләр нәкъ менә өске катламда күбрәк була икән.

Халык арасында бөер, бавыр, бәвел куыгы авыруларын дәвалау өчен чи кавын төшләре күптән кулланыла. Баласына күкрәк сөте имезүче аналарга сөтне арттыру өчен кавын төше төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә.

 

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев