Какланган помидор (вяленые помидоры)
Италиядә килеп чыккан бик тәмле ризык.
Суы аз булган помидорлар кирәк булачак. Аларны телемләп турап, эчен алып, кисәкләрне бер-берсенә тыгыз итеп пергамент җәелгән табага тезәргә.
Аерым савытта кара борыч, тоз, итальян приправаларын һәм шикәрне бергә бутарга, һәм помидор кисәкләре өстенә мул гына сибеп чыгырга. Һәрберсенә бер-ике тамчы май тамызырга. Помидорлы табаны 4-5 сәгатькә 125 градуска кадәр җылытылган мичкә куярга.
Помидорлар мичтә вакытта сарымсакны һәм үзегезгә ошаган аштәмләткечләрне (мәсәлән, базилик яисә укроп) вак итеп турарга. Өстенә яхшы сыйфатлы зәйтүн мае коярга һәм яхшылап бутарга.
Помидорларны мичтән алгач, зур булмаган банкаларга тутырырга. Һәр катлам помидор өстенә тәмләткечле зәйтүн мае салырга. Банкаларга салып бетергәч, май помидоларны бер сантиметрга каплап торырга тиеш. Иң соңыннан банкаларга бер калак бальзамлы уксус салып куйсагыз була.
Какланган помидорларны суыткычта сакларга кирәк.
«Авыл хатыны» төркеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев