Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кәбестәне чәчкәндә берничә киңәшне истә тотыгыз

Каплагыч хезмәтен үти торган кара төстәге пленка астында дымлылык югарырак була. Аның астында чүп үләннәре дә үсеп азапламый.

Кәбестәне чәчкәндә, аның орлыгын чәчеп, тишелеп чыкканчы ун-унике көн үтәчәген истә тотыгыз.

Үсентесе чыгып, туфракка чыгарып утыртканчы, 50-55 көн узарга тиеш. Иртә өлгерешлесен бакчачылар март башында ук чәчте. Урта өлгерешлесен апрельнең 25ләренә кадәр утыртасы була. Соң өлгерешлесен дә апрель ахырларында чәчәргә була. 

Теплица өчен кибетләрдә хәзер нинди генә материаллар сатылмый. Аларның һәрберсенең үз уңай һәм тискәре ягы бар. Ак төстәге үтәкүренмәле полиэтилен пленка яктылыкны үткәрә, җилдән саклый. Әмма шул ук вакытта ул һава үткәрми. Шуңа да теплицаны гел җилләтеп торасы була. Пленка өстендә конденсат җыела һәм ул гөмбәчекләр барлыкка китерә. Тагын бер тискәре ягы — полиэтилен фәкать бер генә ел хезмәт итә. 

Эчендә һава булган куыклы пленканы одеял дип тә әйтергә була. Ул, гадәти пленкага караганда, җылылыкны 20-30 тапкырга күбрәк саклый. Андый каплагыч астында яшелчәләр өч-дүрт атнага иртәрәк өлгерә, уңышы да яхшы була.

Каплагыч хезмәтен үти торган кара төстәге пленка астында дымлылык югарырак була. Аның астында чүп үләннәре дә үсеп азапламый. 

Поликарбонат җылылык үткәрмәү ягыннан өч катлы тәрәзә рамы белән ярыша ала. Аның тышкы махсус бер катламы ультрашәмәхә нурлардан саклый. Ул сезгә 15-20 ел хезмәт итә ала.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев