Кабартма пешерәбез (рецепт)
20-25 минуттан әзер була.
Кирәк булачак: 8 грамм коры чүпрә, 600 грамм он, 250 мл сөт, 4 күкәй сарысы, 100 грамм май, 2 пакет ванилин, 100 грамм шикәр комы, бер чеметем тоз.
Майлау өчен кирәк: 2 аш алагы сөт өсте, 1 күкәй сарысы.
Җылы сөткә чүпрә, 1–2 аш калагы шикәр комы, 1–2 аш калагы он салып, 15 минутка җылы урынга куябыз. Аннары сөткә калган шикәр комын, күкәй сарылары, эретелгән май, ванилин салып болгатабыз. Калган онны ашыкмыйча гына салып бетереп, кулга ябышмый башлаганчы йомшак камыр басабыз. Аннары камырны җылы караңгы урынга куеп тотабыз.
Камыр кабаргач, кабартмалар ясыйбыз. Аларны майланган табага тезгәч, күкәй сарысы белән сөт өстен кушып болгатып, өсләрен майлыйбыз. Кабартмалар 200 градуслы мичтә 20–25 минут пешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев