Төрледән-төрле ни төрле

Йөземнең файдасы турында беләсезме

Йөзем нерв системасын да тынычландыра.

Йөзем организмны ныгытырга ярдәм итә - органик кислоталар, минераллар һәм витаминнар белән тулыландыра.  Шуңа күрә балаларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә көненә бер уч йөзем ашау бик файдалы.

 

Бу җимеш шулай ук, йөрәк-кан тамырлары системасын көйле эшләрга булыша. Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Димәк, тын юллары органнары авырулары аркасында хәлсезләнгән һәм анемиягә бирелүчән кешеләргә йөзем ашау файдага гына булачак. Мәсәлән, коронавирус белән авырганнан соң аны ешрак ашарга кирәк.

 

Шулай ук, йөзем бөерләргә дә йогынты ясый, бәвел бүленүен көчәйтә, шешенүләрне бетерә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев