Гөлҗимеш төнәтмәсе
Төрледән-төрле ни төрле

Гөлҗимеш төнәтмәсе

Аскорбин кислотасы саны буенча гөлҗимеш хәтта цитруслы җимешләрне һәм кара карлыганны да узып китә. Гөлҗимешне даими куллану шлаклардан һәм токсиннардан арынырга мөмкинлек бирә.

100 г гөлҗимешкә бераз кайнар су салабыз. 5 минуттан соң, җимешләрне бераз изәбез. Катнашманы термоска салабыз һәм 1 литр кайнар су өстибез. 12 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.

 

Сәламәтлек, киңәшләр


Нет комментариев