Файдалы киңәшләр
Плитәдәге күгәрекне кайнар үсемлек мае белән ышкып бетерергә була.
- Клеенкалы җәймә киселсә, аны ике яклап та төссез лак белән капларга кирәк. Киселгән урын күренмәячәк.
- Сыр уганда угычны алдан үсемлек мае белән сөртсәң, сыр ябышмый һәм угычны юу да җиңелләшә.
- Кухняда төрле исләр булганда, табага бераз аш серкәсе салып, ул очып беткәнче акрын утта тотарга кирәк.
- Кухня плитәсендәге майлы тапларны, кайнар плитә өстенә тоз сибеп кәгазь белән ышкып чистарталар. Каткан тапларны бетерү өчен чәй содасы кулланып, соңыннан нашатырьлы спирт кушылган су белән сөртәләр.
- Сарымсакны уганда кулны тырнатмас өчен угычка целлофан куегыз һәм шуның аркылы ышкыгыз. Болай итүнең тагын бер уңай ягы бар: вакланган сарымсак угычны тыгылдырмый, ә целлофанда кала.
- Яңа клеенканы 1:1 кушылган сөт һәм аш серкәсе катнашмасы белән сөртегез. Бу аны яргаланудан саклый.
- Наждак кәгазе белән ышкысаң, угыч кабат үткенләнәчәк.
- Ипи савытына куелган тоз аны күгәрүдән саклый.
- Майонезны, каты итеп пешерелгән йомырка сарысы һәм чәй кашыгы горчица салып болгатылган каймак белән алыштыра аласыз.
- Кишер яки лимон кисәген горчица капкачы астына яисә казылыкның киселгән урынына куйсаң, ике продукт та озак вакыт бозылмаячак.
- Духовканың бик пычранган урыннарын нашатырь спирты белән төнгегә җебетеп калдырсаң, иртән аны гади мунчала белән дә сөртеп алып булачак.
- Әгәр дә ит тарткычның пычагы үтми башлаган икән, аның аркылы каткан ипи чыгартырга кирәк. Нәтиҗәдә, панировка өчен сохари да була, пычак та кайрала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев