Йомшак, артык баллы булмаган коржиклар. Чәйләрегез тәмле булсын
Эремчек 220 г
Шикәр пудрасы 200 г
Йомырка 1 шт
Сыер мае (бүлмә температурасындагы) 75 г
Ванилин чеметеп
Барысы кушып болгатабыз, аннары 10 гр. разрыхлитель, 300 гр. он һәм чеметем тоз салып камыр басабыз .
Шакмаклап җәябез һәм матур формада кисәбез. Табага тезеп, йомырка сарысы сылыйбыз.
170° духовкада 25 минут пешерәбез.
Фото:https://pixabay.com/ru
Нет комментариев