Эремчектән – сыр
Төрледән-төрле ни төрле

Эремчектән – сыр

Барсы да авыл ризыкларыннан! Башта эремчекне суыннан аерып бетерергә кирәк. Әзерләү өчен алюмин кәстрүл куллануы отышлы.

Әкрен ут өстендә эремчекне болгатып торып эсселәтергә. Чәй содасы салырга, калган суы чыгып бетә. Сузыла торган масса барлыкка килгәнче сүрән ут өстендә эремчекне болгатып торырга.
1 йомырка, сыер мае,тәменчә тоз салып яхшылап болгатырга. Утта озаграк тотсагыз (бертуктаусыз болгатып), сыр яхшырак килеп чыга.

Тәме, консистенциясе үзегезгә охшарлык булгач, әз генә майланган савытка бушатып суытырга.

Чыганак


Нет комментариев