Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Дивандагы майлы тапларны ничек бетерергә?

Гади киңәшләр, ә файдасы күп.

  • Искереп, төсен югалта төшкән ваннаны элекке рәвешенә китерү мөмкин. Моның өчен 30 грамм нашатырь спиртына 2-3 аш калагы аш содасы өстәп бутарга һәм ваннага сөртергә, аннан бераз вакыт тотарга гына кирәк. Җылы су белән юып алырга.
  • Юыну бүлмәсендә көзге тирләүчән була. Моннан котылу өчен автомобиль тәрәзәсе өчен махсус аэрозольне аз гына сиптерегез.
  • Дивандагы май тапларын крахмал ярдәмендә бетереп була. Крахмалны коры табада җылытырга һәм таплы урынга сибәргә кирәк. Ул майны үзенә сеңдерәчәк. 30 минуттан коры салфетка белән сөртеп аласы гына кала.
  • Куртканың замогы йөрмәсә, сабын ышкыгыз.
  • Микродулкынлы мичне чистарту өчен ярты литр суга уылган лимон салырга һәм 2 минутка мичкә куярга кирәк. Лимон бүлеп чыгарган эфир мае тәэсирендә май һәм пычрак эри, сөртеп алырга гына кала. Ә аш бүлмәсенә хуш ис тарала.
  • Вазадагы җиләк-җимеш бозылмасын өчен, бер лимон куегыз. Аның янында банан тизрәк өлгерә һәм озак каралмый торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев