Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чын бал сайлау буенча киңәшләр

"Ватаным Татарстан" газетасы умартачы Нияз Сабирҗановтан киңәшләр сораган

  1.     Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз. Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз. Казанда узган ярминкәләргә дә яхшы умартачылар килә.
  2.     Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.
  3.     Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.
  4.     Калак белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Калакта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш.
  5.     Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.
  6.     Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Ләкин чын юкә балы гына булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала.
  7.     Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә “Кытай балы” дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла.
  8.     Кышын бал сатып алырга килүчеләр арасында аптырап: “Бал сыек була бит”, – дип сораучылар да бар. Ул вакытта чын бал да куелана, төбенә утыра башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев