Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чәй содасы бакчада да булыша

Файдасы тими калмас, саклап куегыз.

Чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка куфльтуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода булыша. 1 литр суга 4 аш калагы чәй содасы кушып, эремәне плитка җөйләренә сиптереп чыгарга. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.

Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен, тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә була.

Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 %лы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй калагы) сиптергәндә, помидор баллырак була.

Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда, химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 литр суга 12-15 грамм чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була.

Виноградка файдалы. Винограды өлгерә башлаганда, 5 %лы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.

 

Кирәкле төркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев