Азу рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Азу рецепты

Чираттагы җиңел әзерләнә торган рецепт. Көндезге hәм кичке ашка әзерләргә менә дигән.

Кирәк булачак:

Бозау яки тавык ите - 500гр.

Суган - 2 баш

Кишер - 1шт.

Тозлы кыяр 3-4шт.

Бәрәңге  9-10шт.

Сарымсак 2-3шт.

Тоз

Борыч

Томатная паста - 1 аш кашыгы 

Сыек май.

Эш тәртибе :

Барлык яшелчәләр hәм ит озынчалап,суган ярымшалап турала.

Итне майда кыздырабыз.

Иттэ "корочка" барлыкка килгәч суган белән кишерне салып 5 минут кыздырабыз. Өстен каплап 30-40 минут томалап пешерәбез.

Тамат пастасы hәм тозлы кыярны салып 10-15 минут пешерәбез.

Бәрәңгене аерым май салынган табада тышы кызарганчы кыздырып алабыз.

Бәрәңгене ит янына салып тоз-борыч сибәбез . Болгатып 5 минут тотабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын дуслар.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/


Нет комментариев