Этнографическая мозаика

Керәшен алъяпкычлары

Керәшен хатын-кызлары киеме комплексының матур бер аерылгысыз өлеше — алъяпкыч. ХIХ гасыр азагы ХХ гасыр башында сугылган алъяпкычлардан кайберләренең — аскы итәкләре, кайберләренең — түшләре, ә кайберләре тоташ алмалы.

Түшле алъяпкыч

Аның күкрәк өлеше хәзерге бюстгалтер ролен үтәгән. Бавы муен төбеннән диярлек үрелеп, билгә таба киңәеп киткән. Шулай итеп, күкрәкчәсе изү ярыгын каплап куеп, күкрәкләрне җыеп, кысып торган. Түшсез алъяпкыч мәлки керәшеннәрендә генә очрый. Алар аны запон дип атый. Мондый төр алъяпкыч — аларның чувашлар белән нык аралашуыннан, күпләп чуваш кызларын кияүгә алуларыннан. Кызлар үзләренең милли киемнәреннән (тулы комплекс белән) килен булып төшкән. Нагайбәкләрдә дә бар мондый өзек алъяпкычлар, бу — аларның казак сословиесеннән булуларына бәйледер. Керәшеннәрнең башка төркемнәрендә мондый алъяпкычлар күзәтелми, бары тик түшле генә. Чуваш, удмурт, татар халкында да түшле алъяпкычлар булган.

Түшле аляъпкыч
Түшле алъяпкыч

Суккан алъяпкычлар

Безнең халыкка хас алъяпкычлар — бик борынгыларын алсак — өй шартларында җитен һәм киндерне сугып, шул тукымадан тегелгән. Затлылары өчен җитен кулланганнар. Киндергә караганда ул юкарак, җиңелрәк, нәфисрәк килеп чыккан. Матурлыкка кияр, бәйрәмнәр өчен, аны алмалап сукканнар. Суккан чагында, бер аркылы һәм бер буй җебе бар. Техникасында җепләрне аралап алырга, алмаларга кирәк. Шуның өчен дә, алмалап сугу дип атала. Көндәлек эшкә дигән алъяпкычларны начар эшкәртелгән, бала-чага суккан киндер тукымадан теккәннәр.

XIX гасыр урталарына кадәр өйдә сугылган алъяпкычларны бәйләгәннәр. Фабрика тукымалары чыга башлагач та, бәясе кыйбат булган, һәм аларны эш алъяпкычлары өчен кулланмаганнар. Бары тик сәүдәгәрләр, байлар гына мануфактура тукымаларыннан файдаланганнар. Бераздан кайберәүләр, акча табып, затлылык өстибез дип, шул суккан тукымаларына өстәп, фабрика тукымаларын тегеп куя башлаганнар. ХХ гасыр башларындагы алъяпкычларда шундый үрнәкләрне күрә алабыз. Бу, бигрәк тә, Алабуга ягы керәшеннәренә хас. Өске ягы аның алмалап сугылган, ә итәгенә һәм өске күкрәк өлешенә мануфактура тукымалары тегеп куелган. Алъяпкычлардагы бала итәкләр дә менә шул заманнарда кергән булса кирәк.

Суккан алъяпкыч
Суккан алъяпкыч

Канатлы алъяпкычлар

Сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларда авыллардан мәҗбүри эшкә — заводларга, окоп казырга һәм башкаларга яшьләрне җибәрә торган булганнар. Анда төрле халык баласы барысы бергә укмашып, баракларда яшәгәннәр. Яшьләр шунда, бер-берсеннән күреп, күп эшкә өйрәнеп кайтканнар: челтәр бәйләгәннәр, төрле ысуллар белән чигү чиккәннәр. Алъяпкычларның да төрлелеген күргәннәр. Бу елларда керәшеннәр дә, башкалардан күреп, канатлы алъяпкычлар тегә башлаганнар. 50нче елларда кибетләргә төрле төстәге (кара, яшел, зәңгәр, сары) сатин тукымалар кайта башлаган. Күлмәген дә, алъяпкычын да шул сатиннан теккәннәр. Бүгенге көндә дә сандыкларда шундый тукымалардан тегелгән алъяпкыч һәм күлмәкләр күп саклана.

Канатлы алъяпкыч
Канатлы алъяпкыч

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев