Хәбәрләр

Керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членнары сайлауда катнашуның мөһимлеген искәртә

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членнары да сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде.

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчеләре илебез өчен мөһим булган бу көннәргә аеруча игътибарлы. Аларның берничәсе белән әлемтәгә кердек.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова сайлаулар башланган беренче көнне үк тавыш бирүен һәм сайлауда катнашу актив гражданлык позициясен күрсәтү, һәр кешенең җәмгыять алдындагы әхлакый бурычы икәнлеген ассызыклап узды. 


Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Алабуга районы бүлеге җитәкчесе, укытучылар династиясеннән булган Николай Мельников: 

Бүген гаиләбез тулы составта үз гражданлык бурычын үтәде. Мәктәп — киләчәкнең нигезе, ә укытучы — аның төп төзүчесе. Тотрыклылыкның, үсешнең һәм буыннар дәвамчанлыгының кадерен педагоглардан да яхшырак кем аңласын? Аларның сайлауларга килүе — чын гражданлык җитлеккәнлегенең һәм Россия язмышына битараф булмауның үрнәге. Мельниковлар гаиләсе өчен тавыш бирү — аларның көндәлек эшләренең дәвамы. Алар балаларга җан җылысын биргән, белемгә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләгән шул ук эштәге кебек үк. Укытучылар үзләренең җаваплы сайлауларын бары тик мәктәп тактасы янында гына түгел, ә монда да — киләчәк буыннар хакына илнең бердәмлеген саклап та ясыйлар», — диде. 

Теләче районыннан карендәшебез Юрий Емельянов та гаиләсе белән сайлау участогына барып, тавыш бирүен әйтте. 

Керәшен оешмасының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Галина Романова:

«Мин һәр сайлауда актив катнашам. Әлбәттә бүген дә читтә калмадым. Бу сайлаулар — илебезнең киләчәге. Без тавыш биргән кандидатлар үтеп, аларның идеялары тормышка ашса, тормышыбыз бүгенгедәй матур булыр, бәхетле яшәрбез дип ышанабыз», – дип уртаклашты.

Питрәч районы керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина сайлау көнен бәйрәм буларак кабул итүен әйтте:

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә, беренче сәгатендә үк уз тавышымны бирдем. Сайлау көнен мин һәрвакыт бәйрәм кебек кабул итәм. Мин үз тавышымны биреп ил каршындагы гражданлык бурычын утәдем һәм киләчәккә бер адым алга ясадым дип саныйм. Илебездә тынычлык урнашып, кайгы-хәсрәтләр күрмичә яшәргә булсын барыбызга да!

Фотолар шәхси архивлардан алынды.

 


Нет комментариев