Сарман районының Ләке авылы мәдәният йортында һәрвакыт җыр-моң яңгырап тора. Ләкенең йөзек кашы – “Игәнә” халык фольклор ансамбле һәм аның талантлы, тырыш җитәкчесе Раилә Асанова.
1974 елны керәшеннәрнең, җыру-йолаларын саклау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан, Ләкедә «Игәнә» фольклор ансамбле оеша. Бу ансамбльнең нигезендә — меңләгән репетицияләр, концертлар, район һәм республика сәхнәләрендә яуланган җиңүләр, һәм иң мөһиме, халык күңеленә үтеп кергән җырулар.
«Игәнә»нең хәзерге җитәкчесе Раилә Асанова ансамбльдәге һәр кешенең күңелен күтәрә, аларны җырларга, сәхнәдә үзләрен иркен тотарга өйрәтә.
Раилә Мулламөхәмәтовнаның җитәкче булып уңышлы эшләп килүенең төп сере — кешеләрне яратуында һәм үз эшенә чиксез бирелгәнлегендә. Раилә Асанова Актаныш районының Пучы авылында укытучылар гаиләсендә туган. Тукай районының Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлаган. Шул авылда — режиссер, соңрак — Казаклар авылында, 1984 елдан Ләкедә мәдәният йортында директор булып эшләгән.
– Мин килгәндә «Игәнә»нең таркалган чагы иде. Күп еллар ансамбльне җитәкләгән парторг Роза Аксакова белән сөйләштек тә, «Игәнә»не яңадан җыярга булдык. Солистларны барлап, җыелышып, җырулар, йолалар өйрәндек. Ансамбльнең баянчысы да, җырчысы да идем. Соңрак, җитәкчелек тә миңа тапшырылды. 2002 елдан «Игәнә» халык ансамбле исемен йөртә. Чыгышларыбызны Мәскәү, Казан, Чаллы, Минзәлә тамашачылары яратып калды. Конкурс-фестивальләрдә катнашып, диплом-грамоталарга, Рәхмәт хатларына лаек булдык. 2015 елны миңа Татарстан мәдәният министрлыгының «мәдәнияттәге казанышлар өчен билгесе», Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, медаль бирелгән иде. Узган ел Татарстан дәүләт советының Рәхмәт хатына лаек булдым, — дип үз эшчәнлекләре белән таныштырды Раилә. Асанова
Ансамбльгә 17 кеше йөри: 85ен тутырса да, җитезлеге белән беркемнән дә калышмаучы Тамара Подвалова; «Җыр яшәртә безне» дияргә яратучы Нина Малова, олы яшьтәге Анна Гумарова; мәдәният йорты җитәкчесе Римма Антонова; сәнгать җитәкчесе Татьяна Миниханова; хормейстр Холидә Нәбиева, Валентина Тазова, Пётр Петров, , Ольга Асанова, Нина Тавлинова, Раечка Тазова, Нурия Сорокина, Әлфия Комиссарова, Зинаида Кузьмина, Галина һәм баянчы Леонид Такарликовлар. Алар сәхнәгә чыгып җырлап кына калмыйлар, ә үзләренең җан җылысын тамашачыга бүләк итәләр.
— «Игәнә» ансамблен җитәкли башлаган көннәремне бүген дә сөенеп искә алам. Минем өчен зур бәхет иде ул. Коллектив тату, җыр-моңга сәләтле түти-дәдәйләр йөри (ул чактагы коллективтан инде мәңгелеккә күчкәннәре дә шактый, урыннары оҗмахта булсын). Авыл җирлеге башлыгы, колхоз председателе, парторг безгә нык ярдәм иттеләр, — дип ансамбльгә килгән елларын искә алып сөйләде Раилә Мулламөхәмәтовна.
Ул елларда инде Питрау бәйрәме үткәрелмәгән. Раилә, мәдәният йорты директоры буларак, Роза Аксакова ярдәме белән бәйрәмне яңартып җибәрә. Аннан соң да инде күпме сулар аккан, заманалар үзгәргән, ләкин Раилә Асанованың җыр-моңга булган мәхәббәте үзгәрешсез. Ул һәр репетициягә яңа идеяләр, яңа планнар белән килә. Ул — үз иҗат энергиясе белән тирә-юньдәгеләрне дә рухландырып торучы маяк. Аның өчен Ләке мәдәният йорты — яшәү мәгънәсе. Раилә Асанова, Римма Антонова һәм бар яктан ярдәм итеп торучы авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов кебек җитәкчеләр булганда Ләкедә мәдәни учак сүнмәс, елдан-ел яңа төсләр белән балкыр. Элгәреге «Игәнә» белән хәзергесенең аермасы нидә, озак еллар эшләп арыган чакларыгыз булмадымы дигән соравыма, Раилә:
— Җырларның заманчаларын да өйрәнәбез. Ансамблебездә солистлар яңарып тора. Озак еллар шушы мәдәният казанында кайнасам да, «булды, җитте, китәргә кирәк» дигән уй беркайчан да башыма килмәде. Керәшеннәрне нык яраттым, йола-гадәтләрен өйрәндем һәм аларны халыкка җиткерү өстендә эшләвемә шатмын. Әлбәттә, ансамбль минем өчен икенче гаиләм кебек.
Гаилә дигәннән, ансамбльгә йөрүчеләрнең һәркайсының үз гаиләсе, хуҗалыгы, йорт тулы малы, яраткан шөгыле бар. Җитәкчеләре Раилә Асанованың да җыр-моңга гашыйк улы Юра, кызлары Ульяна, Роза һәм 5 оныгы бар.
«Игәнә» ансамблендәгеләр бүген дә үзара дус яшиләр. Бергәләп гаилә бәйрәмнәрен үткәрәләр, бер-берсенә кунакка йөриләр.
— Киләчәктә «Игәнә» халык фольклор ансамбле тагын да зуррак үрләр яулар дип ышанам. Тамара Подвалова кебек түтиләрдән өйрәнгән җыруларыбыз-йолаларыбыз яшьләр күңеленә сеңеп калсын, саклансын иде. "Игәнә"нең һәр җыры халык күңеленә салынган нурлы бер юл булсын, — дип тәмамлады сүзен Раилә Асанова.
11 сентябрьдә Сарман районы Башкарма комитетында Раилә Асановага Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелүен раслаучы таныклык тапшырылды. Бу аның югары һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен тану билгесе.
Нет комментариев