Төрледән-төрле

Аш-су бүлмәсе хәйләләре

Хуҗабикәләргә файдалы 8 киңәш.

  1. Кибеттән мандарин алганда тәмен белә алмыйсың, ачы мандарин эләксә дә кайгырмагыз, аларны балландыру ысулы бар. Бер кәстрүлдә су кайнарлатыгыз да, ачы мандариннарны 30–60 секундка (кабыгының калынлыгына бәйле) кайнар суга чумырып алыгыз. Аннары салкын суда чайкатыгыз. Кайнар су мандариннардагы кислотаны тарката.
  2. Карт тавыктан шулпа кайнатырга булсагыз, кайнап чыгып 20 минут пешергәч, тавыкны шулпадан алып, 15 минутка боздай салкын суга салып торыгыз. Аннары пешерүне кабаттан дәвам итегез. Болай пешерсәң, ул йомшак була.
  3. Кыздыра башласаң, итнең сүле чыгып, шулпалана да, ит коры була. Сез башта кызган майга ит түгел, суган салыгыз. Суган өстенә итне салып, күзәнәкләре ябылганны көтегез. Ит агарып киткәннән соң гына болгатыгыз. Шулай эшләсәгез, итнең сүле үзендә кала, сусыл була.
  4. Өйдә баскан токмачлы аш пешергәндә, токмач салгач шулпа тоныклана. Шулпа үтә күренмәле булсын дисәгез, токмачны бер минутка гына кайнар суга салып алып, тишекле чүмечтә саркытыгыз, аннары гына шулпага кушыгыз.
  5. Дөге пешергәндә 1 чәй калагы гына лимон суты өстәгез. Дөгегез ап-ак һәм таралып тора торган булып пешәчәк.
  6. Базардан яки кибеттән сатып алган сельдь балыгыгыз артык тозлы булса, төнгә аны сөткә салып тотыгыз. Артык тозы сөткә чыгып бетәчәк.
  7. Сырниклар пешерергә булсагыз, эремчекне полиэтилен пакетка салыгыз да, уклау белән тәгәрәтеп җәегез. Иләктән чыгарганчы, болай эшләве күпкә җайлырак. Бодай урынына дөге оны куллансаң, сырниклар аеруча йомшак килеп чыга.
  8. Балык кыздырырга уйласагыз, кәгазь салфетка белән яхшылап корытыгыз. Шулай эшләсәң, балык таралмый.

Балтач яңалыклары

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев