Хәбәрләр

«Туганайлар» редакциясе сайлауда 100 процент катнашты

Безнең өчен бу - гади эш кенә түгел, ә илебезнең киләчәге өчен җаваплылык.

18-20 сентябрь көннәрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар бара. Бу көннәрдә редакция коллективы сайлау участокларында эшли, сайлау барышын яктырта. Шулай ук, «Туганайлар» редакциясе журналистлары бердәм булып, үзләренең сайлау участокларында тавыш та бирде. Эштә булганнар да, ял итүчеләр дә — барыбыз да гражданлык бурычыбызны үтәргә ашыктык.

Бер гаилә кебек бердәм булып, без үз тавышыбызны бирдек. Чөнки һәркайсыбыз аңлый: илебезнең иртәгәсе көне безнең һәрберебезнең активлыгына бәйле. «Туганайлар» командасы үз сайлау хокукын намус белән кулланып, гражданлык позициясен күрсәтте!


Нет комментариев