Хәбәрләр

Керәшен артистлары илебезнең якты киләчәген сайлый

Керәшен җырчылары сәхнәдә генә түгел, ә илебез алдында торган мөһим вакыйгалар вакытында да активлык күрсәтәләр.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче карендәшебез, Республикада һәркемгә таныш булган «Мин яратам сине, Татарстан» җырының авторы Роберт Андреев сайлауларга хатыны белән бергә барып тавыш биргән. Алар бергәләп фотога төшеп, республикада бара торган #ВсейСемьейНаВыборы фотоакциясендә катнашканнар.

Роберт Андреев
Роберт Андреев

Популяр җырчы, «Кряшен чибяре» титулы иясе Алина Давыдова сайлауларга баруын «гражданлык бурычы» дип атады. 

Татарстанның атказанган арститы Марина Карпова да беренче көннәрдә үк сайлаган. Бүген ул кичке 6да, улы Кузьма белән, ТНВда бара торган «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонында катнашачак. 

Марина Карпова
Марина Карпова

Фотолар шәхси архивлардан алынды


Нет комментариев