Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Аждаһа елын каршылаганда табынга нәрсә әзерләргә?

Яңа ел табынына тәмле рецептлар.

Беренчедән, Яңа елның символы яшел агач аждаһа икәнен исәпкә алып, табында яшел төстәге ризык булырга тиеш. Традицион Яңа ел салаты «Оливье»га кишерне күбрәк салырга була. Итле ризыкка, сары, кызгылт сары яшелчә һәм җиләк-җимешкә өстенлек бирелсен. Аждаһаның төп стихиясе — җир, шунлыктан ризыкка ярма, аерым алганда, дөге кушарга ярый, өстәлдә минераль cу да торсын. Тик исерткеч эчемлек белән сак булыгыз, аждаһаның тиз кызып китүен онытмагыз. Табында төрле салатлар, җиләк-җимеш, ит һәм кабымлык янында, оливки, авокадо, укроп һәм петрушка да булсын.

Кыярлы канапе
Кыярны 1 сантиметр киңлектәге түгәрәк телемнәргә кисәбез. Һәр телем өстенә эремчекле йомшак сыр ягабыз. Төше алынган оливкиларны да түгәрәкләп кисеп, шул сыр өстенә тезәбез. Тозлы кызыл балыкны юка итеп кисеп, рулет сыман бөтерәбез. Кыяр телемнәре өстенә куеп чыгабыз. Иң өскә — юка итеп киселгән киви телеме. Канапены махсус шпажкалар белән беркетәбез. 

2 порция канапе өчен 200 грамм кыяр, 70 грамм эремчекле сыр, 100 грамм тозлы кызыл балык, 4-5 оливки, 30 грамм киви кирәк. 

Сырлы канапе 
Сырны 2×2 сантиметр зурлыкта шакмаклап кисәбез. Барлыгы 10 шакмак чыга, һәр канапега — 2 кисәк. Виноградны юып, кәгазь cалфетка белән сөртәбез. Караҗимешне кайнап торган суда 3-4 минут тоткач, салкын суда юып, корытабыз. 

Виноградны урта бер җиреннән шпажкага «утыртабыз», шуннан соң — сыр, караҗимеш, сыр. Бөтнек яфраклары салынган сай тәлинкәгә канапены тезәбез.

Биш порция канапе ясау өчен «Фета» сыры (100 грамм), кара выноград (5 данә), караҗимеш (50 грамм) һәм бөтнек яфраклары алына.

«Пекин» салаты
Пекин кәбестәсен вак кына итеп турап, салат савытына салабыз. Туралган укроп өстибез. Кыярны — юка телемнәргә, сырны — вак шакмаклап, борыч һәм ветчинаны токмач шикелле кисеп, шуңа кушабыз. Тоз, кара борыч сибеп, майонез салып болгатабыз. 

Яңа ел бәйрәменә кадәр бер көн алдан әзерләнелә торган бу салат өчен 500 грамм Пекин кәбестәсе, 100 грамм кыяр, 150 грамм татлы борыч, 150 грамм ветчина, 150 грамм майонез, 100 грамм сыр, 15 грамм укроп, 0,5 чәй калагы тоз, бер чеметем кара борыч кирәк була. 

Кыздырылган балык
Балыкны тәңкәләреннән чистартып, яхшылап юабыз, корытып, 3-4 сантиметр калынлыктагы кисәкләргә бүләбез.

Маринад өчен бәләкәй кәстрүлгә үсемлек мае, песок, тоз, төелгән борыч, лимон согы салып, аш калагы белән болгатабыз. Балык кисәкләрен шул маринад белән майлыйбыз һәм пленка белән каплап, 30 минутка суыткычка куябыз. Кызган майлы табада балык кисәкләренең ике ягын да кыздырып алабыз. 

300-400 грамм кызыл балык (семга, лосось, форель, горбуша, кита), маринад өчен 35-40 грамм үсемлек мае, 1 лимон, тәменчә тоз, борыч, песок, бер бәйләм тәмләткеч үлән алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев