Агачларны куяннардан, тычканнардан ничек сакларга?
Төрледән-төрле ни төрле

Агачларны куяннардан, тычканнардан ничек сакларга?

Берничә киңәш.

Агачларга чыршы, нарат ботаклары бәйләргә (энәләре аска карарга тиеш), рубероид, вак тишекле сетка, садовый бинт белән урарга була. Башта кәүсә әйләнәсен 10-20 см тирәнлектә йомшартыгыз һәм урыйсы әйберне төптән үк урагыз да астын күмеп куегыз.

Бакчачы кибетләрендә махсус побелкалар алып, агартырга була. Аларга куяннар, тычканнар яратмый торган матдәләр кушылган була.

Гади побелкага дегет сабыны кырып салып та агартырга була.

 

Йорт. Бакча. Рецептлар


Нет комментариев