Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 20 ел

Любовь Игнатьева: "Халкыбыз тарихы, үткәне турындагы язмалар бик кызыклы"

Озак еллар дәвамында "Туганайлар" газетасын алдырулары хакында язган карендәшләребезнең саны көннән-көн арта бара

Без алардан бик күп хатлар алабыз. Әлмәт районының Кәләй авылыннан Любовь Игнатьевадан килгәнен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:
- Газетага озак еллар дәвамында язылучылар хакында сорагач, тиз генә почтальоннардан белештем дә, җавап язарга булдым. Кәләй авылында 5 йорт һәм библиотека алдыра безнең яраткан газетабызны. Авылда 560 лап йорт.  Эле менә берничә ай гына почтальон булып Кәләй авылы килене Эльмира Смирнова эшли башлады, Аллага шөкер. Почтаны өенә китереп бирәләр, үз машинасы белән җайлап кына таратып чыга. Ватсапта Кәләй чатына язып, тапмаган кешеләрне эзли.

Мин үзем кадерле газетабызга бер яртыеллыкта гына язылмый калдым, балалар укытканда акча җитмәде.

Билгеле, библиотека ел да языла, бәлки, кайберәүләр шуннан гына да укыйдыр. Менә әле шул информацияләрне җыйганда сезгә үтенеч әйтүче дә булды, газетада күбрәк файдалы киңәшләр, рецептлар булсын иде, диләр. Менә үземнән бер киңәш: авыллардагы абруйлы, олы кешеләр, аларның язмышы, көнкүрешләре турында язмалар булганда бик яратып укыйбыз. Керәшеннең тарихы, үткәне турындагы язмалар да бик кызыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев